Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Олы Ачасырның Татарстан урамында чүп контейнерларын көздән бирле түкмиләр, чүпкә батабыз, зинһар ярдәм итегез!

Шәһәр урамында этләр көтүләре белән йөри. Йөрсеннәр иде дә бит тыныч кына, юк, үткән- барган кешегә өреп, куркытып торалар. Инде аптырагач, фотога төшереп, хакимияткә дә мөрәҗәгать иткән идем. Файдасы булмады, алып китәчәкләр дип ышандырган иделәр дә, дүрт аяклы «дусларыбыз» әле дә шәһәр урамнары буенча рәхәтләнеп йөри бирә.

***

Әле менә ТНВ каналында «Музыкаль каймак» тапшыруын карап утырам. Ул алып баручының кие­нүен ничек дип тә аңлата алмыйм. Ник ул хәзер сәхнәгә, телевизор экраннарына нәрсә телиләр шуны киеп чыгалар икән?! Ни өчен бернинди контроль, тикшерү юк. Элеккеге артистларыбызның киемнәренә сокланып, кызыгып карый идек. Ә хәзергеләрнең кайберләрен күргәч, кот оча.

***

Бакырчыдан әле бу. Безнең авылда үзсалым акчасын бик күп җыялар. Без, карчык-корчык­лар, бик аптырашта.  Безнең урамга таш җәйделәр инде. Тагын нигә шулкадәр күп җыялар икән. Җитмәсә, шәһәрдән авылга кайтып йөри торган машиналы кешеләрдән берәр мең сум җыялар ди. Дөресме икән?! Авыл башлыгыннан сорый алмыйбыз, пенсиягезне кая куясыз, дияр. Белмәс очын-очка ялгап яшәгәнне...

***

Авыллар  азрак җанлана башлады. Әмма ике-өч активист хисабына. Башкалар шулкадәр битараф, мыек астыннан  көлеп кенә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев