Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Ватсаптагы «сюси-мюсиләр» туйдырды.

Хәерле иртә теләүләрне, бәйрәм белән котлауларны  укып утыру өчен генә дә ярты көн кирәк.  Әйе, минем дусларым, танышларым күп. Барсы да миңа иртән хәерле иртә тели.  Әле җитмәсә телефоны да  бит аның  арзанлы. Танышларым җибәргән  открыткаларны ачу  минутларга сузыла. Менә шуннан җыела инде сәгатьләр. Минем  хезмәттәшләрем арасында да мондый  «төчеләнү»дән туючылар шактый.  Элек ничек яшәдек икән без  ярты  Яшел Үзәнгә аерым-аерым хәерле иртә теләмичә?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Яшел Үзән" теләгәнен генә укыгыз, шул җитә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе шул, бэйрэм житугэ, группада яза башлыйлар инде, 100 тапкыр бер открытканы жибэрэлэр. Анда язмыйча бэйрэм утми ахрысы. Хэерле иртэ толэмэсэлэр, беренче декабрь ае белэн котламасалар, тан да атмас иде... декабрь да житмэс иде микэн. Хэзер яна ел житэ инде... тагын ботен группадан дунгыз открыткалары килэ башлаячак... памятны чистартып, телефоннын тавышын койлэп куярга кирэк була инде... 12 суга...кеше тизрэк телефонга ябышачак ?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Теләгәнен генә укыгыз дисез, ә ул 70шәр сообщенияне сөртеп ташларга да бер сәгать вакыт китә бит!!! Ташласыннар иде гадәтләрен(((