Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Хәзерге режиссерлар турында  нәрсә әйтергә инде?! Сүз юк... Кем әйткәндәй, «Страшно далеки они от народа».

 «Зөләйха күзләрен ача»да төп героиня өр яңа яхшы тукымадан теккән  күлмәген киеп, Иртышка суга китә яки тайгага ауга чыга. Ничәмә ничә ел сөргендә яшәп, адәм чыдамаслык ачлык, авырлыклар күргән бит алар! Кайдан килгән соң бу сөргендәгеләргә шулкадәр яңа киемнәр?  Яки менә танк, танкистлар турында яңа фильм. Конц­лагерь әсирләре өстендә  яңа киемнәр, үзләре яңа гына салоннан чыккан сыман  ыспайлар! Ә колхоз, авыл тормышы   турында фильмнарны әйткән дә юк. Безнең балалар шушы фильмнарны карап үсеп, әниләребез, әбиләребезнең тормышын бөтенләй күз алдына китерә алмаячаклар.   

***

Бөтен авыл халкы исеменнән шалтыратуым. Безнең башлык кебек башлык юктыр ул. Дүрт авылны җитәкли. Һәрберсендә юлларга таш җәелде, бернинди пычрактан да курыкмыйбыз. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәк тә, каршы килми, ярдәм итә. Без – өлкән яшьтәгеләр белән гел элемтәдә тора. Бездәге кебек Сабантуй беркайда да узмады! Яраткан газетабыз аша Фәнис Фәрит улына рәхмәтләребезне юллыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X