Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңел җылыбызны кушып тапшырабыз

«Яшел Үзән»ебезгә язылучыларыбыз арасында уйнатылган тыйнак кына бүләкләребезне әкренләп килеп ала башладылар.

Ачык йөз белән редакциябезгә кереп шул бүләкләребезне дә ихлас шатланып кабул итүегез һәм иң мөһиме – безнең белән бергә булуыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез, дуслар! Әле якын итеп, безне яратып, чәй эчәрсез дип, үзегез дә күчтәнәчләр алып киләсез. Безгә бөтенләй уңайсыз булып китә шул вакытларда, чөнки сезгә тапшырган бүләкнең үзегезгә «чумарасы» бу очракта калмый да инде. Менә шундый эчкерсез, киң күңелле һәм кунакчыл сез, кадерле райондашлар!
Беләсегез килсә, безне бу юлы уздырган җирәбәдә бер нәрсә шаккатырды бит әле. Менә аны ничек тә аңлатып булмый – бары тик бу кешеләр Аллаһ Тәгаләнең яраткан бәндәләредер дип нәтиҗә ясаудан башка чара калмады. Бүләк откан ун кешенең берничәсе узган ел да откан иде! Ничек шулай була ул? Йөз иллегә якын квитанция арасыннан кабат нәкъ менә шул ук кешеләрнеке чыгарга кирәк бит! Җирәбәбез гадел үткәрелгәч, ничек бар, шулай калдырдык, әлбәттә, авыш-тәвеш китерү түбәнлек булыр иде. Бәхет кемгә елмайган, димәк, бүләк аныкы булырга тиеш! Хуҗалыкта кирәкле булып, файдаланырга насыйп итсен!

Олы Шырданнан Гөлсинә Гыймадиева узган ел да бездән бүләк алучы бәхетлеләрнең берсе. Былтыр юрганлы булса, быел җыелмалы урындыклы булды.

– Ии, бигрәк җайлы икән, җыеп куйгач, урын да алмый, күтәреп йөрергә, үзең белән кая да булса алып барырга да шәп! – дип, үзенең сөенече белән безнең күңелләргә дә шатлык салды Гөлсинә ханым. – «Яшел Үзән»не бик күптән алам, инде хәтерләмим дә кайчаннан бирле икәнен. Ничек ике ел рәттән насыйп булды бүләге дә! Аптырадык та, шатландык та, бүләк алу һәрвакыт сөенеч бит инде ул. Сеңлем көлә, рас син шундый «везучая», лотерея билетлары алырга кирәк сиңа апа, бәлки миллион отарсың, ди. Менә, әллә чынлап та уйлап карарга инде?

Уйлап карагыз, Гөлсинә апа, кем белгән, бәлки чынлап та уңыш тагын бер кат елмаер үзегезгә!

Кәстерүл откан Шәүкәт абый Гыйзәтуллин безнең редакциябез урнашкан йортта яши икән. Бакчасыннан кайтканда, шуннан җыйган уңышлары белән тулган авыр сумкасын күтәреп килеп керде, безне дә сусыл кыярлары белән сыйлады, рәхмәт яугыры. Ул безнең газетада басылган Ленинград блокадасы турындагы язмада кечкенә малайның үзе булуын танып, шул язма геройлары белән очрашкан һәм «Яшел Үзән»гә языла башлаган.

– Без элек алдыра идек газетаны, берара туктадык һәм менә минем өчен бик тә мөһим шул вакыйгадан соң кабат язылдым, рәхәтләнеп укыйбыз. Чыгып кына торыгыз! Менә ничек бәхет елмайды бит! Бу кәстрүлдә нинди генә тәмле әйберләр әзерләрбез инде?! Рәхмәтләр яусын үзегезгә! – дип шатланды Шәүкәт абый.

Без дә сезнең өчен бик шат, тел йотарлык тәмле ашлар пешерергә насыйп булсын!

– Ел саен сездән бүләк алып кына торам диярсең, былтыр таба, быел таган! – дип, телефон аша көлә-көлә сөйләште Бакырчыда яшәүче Фирдинә апа Гыйр фанова (бүләкне аңа оныгы алып кайтып тапшырды). – Әй, Аллаһның рәхмәте, менә ничек бит! Бик тә шатландым! Бүләк өчен генә язылмыйм «Яшел Үзән»гә, сезне бик яратам, хөрмәт итәм, кызлар-йолдызлар дип кенә йөртәм үзегезне. Былтыр откан табаны рәхәтләнеп кулланабыз – кыздырабыз, пешерәбез, чиксез рәхмәтләребезне җиткерәм! Газетаны укыйсы бик күңелле, бөтен нәрсә бар! Киңәшләрегезне дә кулланып торабыз, менә хәзер тозлау-маринадлау турында тәмле һәм үзенчәлекле рецепт бирерсез дип өметләнәбез. Эшләрегез уң булсын, гаиләләрегездә тынычлык, һәммәгезгә исәнлек-саулык телим!

Үзегезгә дә шундый матур теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт, Фирдинә апа! Сезнең кебек тугры, редакция хезмәткәрләрен һәм «Яшел Үзән»не яратучы, үз итүче укучыларыбыз булганда эшләве дә күңелле, ә бүләк өләшүе тагын да! Бергә булыйк, бердәм булыйк, якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев