Яшәеш
Көчле яңгыр һәм җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 сентябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар күпчелек районда яңгыр явачагын җиткерә. Урыны белән көчле яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә - төньяк-көнбатыштан исә башлый. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
Көндезге һава температурасы - 11-16 градус җылы.
Чыганак - Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев