Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Көчле удар көтегез»: синоптиклар һава торышының күңелсез фаразын бирде

Һава торышының начараюын якындагы айда көтәргә кирәк. Россия Гидрометеоүзәге февраль аенда илнең бөтен территориясендә һава торышының начарлануын фаразлый.

Бу хакта үзәк директоры вазыйфаларын башкаручы Роман Вильфанд белдерде, дип хәбәр итә PRIMPRESS.
Аның сүзләренә караганда, февраль аенда һава температурасы гыйнвар ае белән чагыштырганда түбәнрәк булачак, бу хәл гадәти түгел.
"Февраль ае гыйнвар аеннан салкын, температура түбәнрәк булыр, дип уйлыйбыз. Бу нормадан тайпылыш булып санала. Бу-ул бик тә салкын булачак дигән сүз түгел, мин гыйнвар белән чагыштырганда әйтәм», – ди РИА «Новости»синоптигы.
Гидрометеорология үзәгендә әйтүләренчә, кайбер төбәкләрдә февраль аенда бик күп кар явуын көтәргә кирәк. Бу Приморье, Хабаровск, Красноярск, Иркутск, Амур, Байкал арты, Саратов, Ростов һәм Волгоград өлкәләрендә, шулай ук Калмыкиядә һәм Ставропольнең төньягында булырга тиеш.
Февраль аенда көчле салкыннар илнең Ленинград, Псков, Смоленск һәм башка өлкәләрендә көтелә. Россиянең үзәк өлешендә төнлә термометр баганалары 25 градустан түбән төшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X