Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көчле рухлылар сынмый

Бу балаларны бер нәрсә берләштерә: үлеп тормышны ярату һәм яшәр өчен барлык киртәләрне дә ерып, бирешмичә, алга атлау.

Яшел Үзәннең «Метеор» спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрүче физик мөмкинлекләре чикле балалар һәр туар көнгә шатланып яши.
Алда торган сынауларга бирешмичә, авыру белән көрәшүнең нәрсә икәнен яхшы аңлый алар. Сәламәтлекләрен ныгыту өчен атна саен бассейнга йөрү дә алар өчен зур шатлык. Менә инде икенче ел 25 бала «Диңгез дулкыннары өстендә» дигән бәйгедә катнашты. Россиянең паралимпия җыелма командасына теләктәшлек күрсәтү максатыннан оештырылган бу чара балалар өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә тиң булды. Килгән кунаклар, әти-әниләре алдында берәүнең дә сынатасы килми. Рәхәтләнеп суда чыпырдап, сәләтләрен күрсәткән малай-кызларга афәрин диясе генә килә.
- Әлеге турнир икенче тапкыр гына уздырылуга карамастан, инде нәтиҗәсе күренә. Бу юлы судагы биремнәр катлауландырылды. Бу төркемнең уникальлеге дә шунда, биредә төрле дәрәҗәдәге авыру балалар йөри. Һәм бу традицияне дәвам иттерербез дип уйлыйм. Аларга ярдәм итүче волонтерларга рәхмәт, - ди турнирны оештыручы Олеся Лежнина.
Волонтерларга исә «Метеор» спорт-сәламәтләндерү комплексы абонементларны бушлай бирә. Шулай ук 40 физик мөмкинлеге чик­ле балага да абонемент алу өчен иганәчеләр табылган.
Бәйрәмдә катнашкан ТР Дәүләт Советы социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы, җиңел атлетика буенча РФ атказанган тренеры Ольга Павлова да балаларга изге теләкләрен юллады. «Бу тормышта көчле теләк булганда барысын да булдырырга мөмкинлек бар!» - диде ул. Хак сүзләр.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X