Казаннан яңа рейс ачылды
Казаннан Германиянең Франкфурт-на-Майне каласына һәм кирегә даими рәвештә самолетлар оча башлый.
Очышлар атнасына ике тапкыр (дүшәмбе һәм җомга көннәрендә) булачак. Турыдан-туры линиягә заманча комфортабельле Airbus A320 һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев