Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанга да юл ачылачак

Пенсиягә чыгып, транспорт картасы алган якташларыбыз Казан юлында кыенлыкларга юлыга башлады. Башкала автобусларындагы электроника җайланмалары безнең район проезднойларын ача алмый икән. Проездной өчен ай саен 342 сум акча түләп тә, аның белән бушлай йөри алмыйча аптырап, хөрмәтле укучыларыбыз безнең редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр. Язгы матурлык, аның җылы көннәре һәркемне дә...

Пенсиягә чыгып, транспорт картасы алган якташларыбыз Казан юлында кыенлыкларга юлыга башлады. Башкала автобусларындагы электроника җайланмалары безнең район проезднойларын ача алмый икән. Проездной өчен ай саен 342 сум акча түләп тә, аның белән бушлай йөри алмыйча аптырап, хөрмәтле укучыларыбыз безнең редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр.


Язгы матурлык, аның җылы көннәре һәркемне дә юлга чакыра, билгеле. Мондый чакта өлкән яшькә җиткән якташларыбызның да күп йөрергә яратуларын истә тотып, без дә бу төеннең тиз арада чишелүен телибез. Татарстан җөмһүрияте хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән бүлеге башлыгы Зөһрә Бурдинаның шушы мәсьәләгә ачыклык кертүен үтендек.
- Әйе, кызганычка каршы, андый кыенлык килеп чыкты. Әмма ул якын арада хәл ителәчәк. Үткән атна ахырында безнең министрлык Казан шәһәре хакимияте белән бергә шушы мәсьәлә буенча махсус киңәшмә уздырды. Башкала хакимияте үзенең транспорттагы электроника челтәре программасына безнең район проезднойларын да кертү чараларын 28 майга кадәр үткәрергә тиеш, - дип аңлатты җитәкче.
- Ә менә аңа кадәр кешегә нишләргә соң?
- Казан автобуслары кондукторларына транспорт картасына түләнгән булуын дәлилләүче квитанцияләрне күрсәтергә кирәк. «Ак Барс» банкы андый түләү кәгазьләрен бирде. Әгәр инде кондуктор, аңа ышанмыйча, түләргә яисә автобустан төшәргә мәҗбүр итсә, машина номерын язып алып, 5-58-80,
5-62-14 телефоннары буенча безгә яисә шәһәр хакимиятенә хәбәр итәргә кирәк. Аена 342 сум түләгән кеше проездной белән Казан транспортында да бушлай йөрергә хокуклы.
Шулай итеп, Казан белән Яшел Үзән арасында килеп чыккан аңлашылмаучылык төене чишелгән дисәң дә ярый. Тиздән безнең районда бирелгән проезднойга башкала транспорты электроника челтәре дә җайлашачак.
Хәерле юл сезгә, мөхтәрәм өлкәннәребез!

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев