Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда яшәүче гаиләнең 12нче балалары туган

Казанда күп балалы Бочковлар гаиләсендә Дарина исемле кыз туды, аның инде ике ир туганы һәм 9 кыз туганы бар. Бочковлар гаиләсендәге уникенче сабый Россия көнендә - 12-нче июньдә туган.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ольга һәм Евгений Бочковлар гаиләләрен 1992 елда корганнар һәм менә инде 23 ел бәхетле яшиләр. Бу елның апрель аенда әлеге гаилә Әлмәттән Казан шәһәренә күченә. Алар унике баланың ата-анасы гына түгел, инде әби-бабай булырга да җитешкәннәр - узган ел икенче кызлары Ангелина аларга оныкларын Георгийны бүләк иткән.

Ольга Бочкова сүзләренә караганда, гаиләләрендә һәр көн алар өчен үзенчәлекле. Ире белән бөтен эшне дә бергәләшеп башкаралар икән. Казанга күченгәннән соң, аларның гаиләләре яңа торак җитештерә башлаган, шунда матур зур гаиләләре белән бәхет-куанычта яшәргә өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X