Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда узгынчылар +32 градуслы эсседә ябык машинада елаучы баланы күреп алган

Казанда узгынчылар "Светофор" янындагы парковка урынында + 32 градус эсселектә ябык машинада елаучы балага игътибар иткән.

Аның әнисе һәм әбисенең кибеткә, баланы машина салонында калдырып кереп китүләре ачыклана. Күргәннәре белән шаһитлар социаль челтәрләрдә уртаклашырга ашыккан:

 

“Коточкыч хәл шаһиты булдым, моңардан әлегә кадәр башым авырта. Кибет янындагы парковкада машинада кечкенә баланың елаганын ишеттем. Әнисе аны берүзен калдырып, кибеткә кереп киткән. Мескен сабый елый-елый шешенеп беткән, мондый челләдә машинада бала калдырып буламы икән?", - дип яза Казанда яшәүче бер ханым.

 

Бу хатын-кыз баланың ата-анасын эзләү өчен кибеткә кергәнен билгеләп үтә. Әнисе бик тиз табыла.

 

"Аны таптым, әмма ул хәтта рәхмәт тә әйтмәде, шаккаткыч! Берүзе генә булса ярар иде, төрле хәлләр була, әмма ул әбисе белән иде", - дип язган ул.

 

Комментарийларда баланы күреп алган хатын-кызны хуплаганнар һәм бу хәлгә битараф калмавы өчен рәхмәт белдергәннәр. Шулай ук казанлылар опека һәм полицияне бу хәлгә игътибар итәргә, ата-ананы табарга һәм җәзага тартырга өндиләр, чөнки шулай машиналарда калдырылган балалар һәлак булган фаҗигале очракларны яхшы хәтерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев