Казанда 9 айлык бала җил чәчәге авыруыннан үлгән
8 апрель иртәсендә Горьковское шоссе урамындагы бер фатирда 9 айлык бала үлә.
Бала җил чәчәге белән авырган, дип фаразлана. 7 апрельдә малайның температурасы күтәрелгәч, әти-әнисе дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Тик биредә урын юклыкка сылтап, баланы дәваханәгә салмыйлар, ә өенә кайтарып җибәрәләр. Икенче көнне сабыйның хәле начарлана, берникадәр вакыттан үлеп тә китә. Хәзер моның буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев