Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда 15 яшьлек малай пычак белән кызларга һөҗүм иткән

Казанның Вахитов районы тикшерү бүлеге тарафыннан тупланган дәлилләр хөкем карары чыгарырга суд өчен җитәрлек, дип табылды. Шулай итеп, 15 яшьлек үсмер РФ Җинаять кодексының 162 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча гаепле дип табылды.


Әлеге хәл быелның 19 февралендә була. Казанда үсмер малай кибет янында торган 11 яшьтәге ике кызны пычак белән куркытып, алардан акча таләп итә. Куркудан кызлар ярдәм сорап кычкыра һәм малайның үзләрен тотып тормавыннан файдаланып, качып котылу җаен таба. Кызларның бу хәл турында шул тирәдәге хатын-кызга сөйләп торуларын күргән үсмер дә җинаять урыныннан тизрәк табан ялтырата. Шулай да аның эзенә төшәләр.

Үсмер малай гаебен тулысынча таныган. Суд аны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X