Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры югары уку йорты коллективының Конституциягә төзәтмәләр кертү яклы булуын әйтте

Рәшит Низамов сүзләренчә, университетта тавыш бирү актив һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак узачак.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта интервьюда ректор Рәшит Низамов белдерде.

"Без читтә калмабыз һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашырга җыенабыз. Миңа төзәтмәләр ошый, алар гуманлы һәм безнең җәмгыятьнең барлык катламнарына, барлык яшь төркемнәре - балалар һәм ата-аналар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, пенсионерларга кагыла. Төзәтмәләр сәламәтлек саклау һәм экологиягә дә кагыла. Гаилә кыйммәтләренә кагылышлы мизгелләр аңлаешлы», - дип билгеләп үтте ул.

Низамов фикеренчә, югары уку йорты укытучылары һәм студентлары РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хупларга ниятли.

КДАТУда сайлау участогы бар, аның эше барлык санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алып оештырылган. Ректор университетта тавыш бирү югары активлык һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән узачак, дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев