Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каюм Насыйри институты Төркия университетларының берсендә Каюм Насыйри үзәген ачарга ниятли

Әнкарәдә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган симпозиум үтте. Аны ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы Казан федераль университеты белән бергә оештырган иде.

ТӨРКСОЙның штаб-фатирында узган симпозиум Каюм Насыйри - үзеннән соң бик күп иҗади мирас калдырган педагог, этнограф, тарихчының тормыш юлын һәм фәнни эшчәнлеген өйрәнүче галимнәре җыйган.
Казан федераль университеты галимнәре Төркия югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында 2014 елда КФУ структурасында Татарстан хөкүмәте ярдәме белән төзелгән Каюм Насыйри институтын тәкъдим итү чарасы булды.
Мәскәү һәм Астанада үз филиалларын ачкан Каюм Насыйри институты Төркия университетларының берсендә Каюм Насыйри үзәген ачарга ниятли. Аның базасында татар теленә һәм мәдәниятенә өйрәтәчәкләр.
Кече шырданда туып үскән якташыбыз Каюм насыйри исеме бөтен дөньяга билгеле. Бу - безнең горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X