Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайсы йолдыз билгеләре еш авырый?

Астрологлар йолдызларның кеше сәламәтлегенә йогынтысын тикшереп караганнар һәм авыруларга тиз бирешүчән зодиак билгеләрен ачыклаганнар.

Әйтик, белгечләр игезәкләр билгесе астында туганнарның үз сәламәтлекләренә җавапсыз карауларын ачыклаганнар. Һава стихиясенә караган әлеге билге вәкилләре һәрчак нинди дә булса шөгыль белән мавыгып, үз сәламәтлекләре турында, гомумән, онытып ук җибәрәләр. Шуңа күрә, нәкъ менә алар вируслы салкын тиюгә, тамак ялкынсынуы һәм сулыш алу системасы белән бәйле авыруларга еш бирешүчән. 
Сәламәтлеге турында кайгыртмаган чираттагы зодиак билгесе-кысла. Ул кечкенәдән үк төрле авырулар белән еш авырый. Олы яшьтәге кыслаларда йөрәк-кан тамырлары авырулары иң күп күзәтелә. Хисси яктан депрессияләргә тиз бирелүчән кыслалар берәр җитди мәсьәлә килеп чыкса, бикләнәләр, йомылалар, үзләрен эчтән ашыйлар. Ә бу исә, инфаркт яки инсульт китереп чыгара. Моннан тыш, әлеге билге астында туган кешеләрдә күз күреме бәйле проблемалар да еш күзәтелә икән. 
Авырулардан интегүче йолдыз билгеләре арасындагы өчлекне - балык йомгаклый. Үзләренә булган ышанычсызлык һәм ихтыяр көче түбән булганлыктан, алар зарарлы гадәтләр - алкоголь һәм тәмәке тарту белән дуслашып китә. Моннан тыш, балык бик яралы һәм сизгер, шуңа бәйле рәвештә, нерв системасы какшаучан. Аларның нык тәэсир итүче тынычландыргыч дарулар куллану очраклары да еш икән. 
Хәер, астрологиягә ышанмасаң да, сәламәтлегең турында ныклап кайгырту беренчел булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев