Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайчан кредит алу отышлырак, ә кайчан акчаны үзең җыю яхшырак

Хәзер кредит алу шактый гади. Бик аз документ җыеп, берничә минут эчендә гариза тапшырырга мөмкин – еш кына хәтта поручитель дә кирәкми. Шуңа күрә кредитны бөтенесе дә, бар нәрсә өчен дә ала: машина сатып алырга, дача төзергә, хезмәт ялында диңгезгә барырга һ.б.

Ләкин бу һәрвакытта да дөрес карар түгел. Әйдәгез, нинди очракларда банкка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген, ә кайчан үз акчаларыңа исәп тоту яхшырак булуын тикшереп карыйк.

Акчаны үзебез җыябыз
Кайбер очракларда кредит алыр­га кирәкми, чөнки сез акча алганга караганда, күбрәк сарыф итәчәксез. Сүз «бөтен кешенеке кебек булсын» дип яки аннан башка да яшәп була торган әйбергә кредит алу очраклары турында бара. Мисал өчен, соңгы вакытларда ял итәргә кредитлар алу киң таралган. Финанс аналитиклары моны наданлык дип саный. Ике атна ял итәчәксез, ә кредитны берничә ай түләргә туры киләчәк. Шул вакытта ял итүдән хис-кичерешләр тиз арада онытылачак, һәм ай саен акча биреп бару психологик яктан кыен булачак. Ял өчен акчаны ай саен хезмәт хакыннан 10-15%ын җыеп барып, мөстәкыйль рәвештә тупларга була. Шулай ук кием һәм кофе кайнату машинасы кебек кечкенә җиһазлар алуга кредитларны финанс хатасы дип атыйлар. Гадәттә мондый товарлар  процентсыз кичектереп түләү ысулын эзләргә яки түбән бәяләрдән сатылу вакытын көтәргә була.
Шулай ук, туй уздыру өчен кредит алырга кирәкми. Әгәр сезнең үзегез теләгәнчә тантана уздырырга мөмкинлегегез булмаса, теләкләрегезне яңадан карап чыгарга тырышыгыз. Күп нәрсәне үз көчең белән эшләргә яки күпкә арзанрак һәм бераз гына түбәнрәк сыйфатлы шундый ук әйберләрне табарга була.

Нәтиҗә: тормышыгызга сизелерлек йогынты ясарлык әйбер сатып алырга теләмәгәндә, кредит алырга ашыкмагыз.

Куллану кредиты алабыз
Хыялларны тиз арада чынга ашыру һәм озак көтмичә  генә тормыштан тәм табу – кредитлар менә ни өчен кирәк. Кыйммәтле товарлар алуга акча җыю кыен, һәм күпләр өчен куллану кредиты бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлына әйләнә. Банктан акчаны киләчәктә бу кертем сезгә табыш китергән яки яшәү шартларын үзгәрткән очракларда алыгыз.
Мисал өчен, үз эшегезне башларга телисез, ди. Бу очракта арендага урын алу яки җиһаз сатып алу өчен кредит алу дөрес була. Сез кирәкле күләмдә акча туплаганчы, көндәшләрегез барлыкка килергә, бәяләр артырга, базар үзгәрергә мөмкин – нечкәлекләре күп. Ә үз эшең – табыш алуга туры юл. Йорт төзергә, территорияне киртәләп алырга яки машина сатып алырга телисез, ә акча җитми? Куллану кредиты – кулай мөмкинлек. Бернинди дә файда юк кебек. Ләкин бу чыгымнар яшәү уңайлылыгы арту нәтиҗәсендә кире кайта, ә димәк, мондый чыгымнар – нигезле. Шулай ук шәхси үсеш һәм карьера үсеше белән бәйле максатларда кредит рәсмиләштерү аңлашыла. Мисал өчен, әгәр эшегездә югары күтәрелер өчен, чит тел өйрәнергә яки һөнәри осталыкларны яхшыртырга телисез, ди. Ә баланы укыту өчен кредит алу – аның киләчәгенә акыллы кертем. Сез хәзер акча сарыф итеп һәм яхшы белем биреп, балага уңышлы һәм кирәкле белгеч булу мөмкинлеге бирәчәксез.
Теләгәнне нинди ысуллар белән алуны сез хәл итәсез. Һәркемнең дә шартлары һәм мөмкинлекләре төрле. Кредит алырга ниятләсәгез, иң отышлы шартлар һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне тәкъдим иткән банкларга мөрәҗәгать итегез. Татарстанда Ак Барс Банкында кредит алу уңайлы. Еллык процент ставкасы –11%, ә минималь күләме – нибары 13 айга 100 000 сум. Әгәр сезнең Ак Барс Банкыннан хезмәт хакы картасы булса, кредит буенча тәкъдим тагын да отышлырак була. Кредитны вакытыннан алда төрле вакытта һәм суммада чикләүләрсез түләп бетерү мөмкинлеге бар. Кредит алу буенча тулырак мәгълүматны www.akbars.ru сайтыннан белергә була.
Гаризаны банк сайтында өч минут эчендә тапшырырга, беренчел җавапны алырга һәм, рәсмиләштерү өчен бүлеккә килергә мөмкин. Ә кредитны түләү тагын да җиңел: мобиль кушымта аша, онлайн-банктагы шәхси кабинетта, банкоматлар ярдәмендә яки офисларда.
Кредит рәсмиләштерү – алай ук куркыныч һәм, без уйларга гадәтләнгәчә, һәрвакытта да «финанс бәйлелеге» түгел. Барысын үлчәп, мәсьәләне хәл итүгә якын килергә һәм сезнең кайчан бик тиз эш итүегездән отуыгызны, ә кайчан үзегезгә озак вакыт акча тупларга һәм теләкләрегезне кичектереп торырга кирәклеген аңлау кирәк.

«Ак Барс» Банкы  ГАҖ.
«Реклама хокукларында»
РФ Үзәк Банкының
12.08.2015 елдагы Генераль
лицензиясе № 2590

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев