Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карт булсак та, мич башында ятмыйбыз

«Яшел Үзән»дә «Киленем Картлар көне белән котлады, Өлкәннәр көне белән дип тә әйтә белми» дип язылган хатны укыгач, уйга калдым әле. Әй, без картлар, бигрәк бәйләнчек лә инде. Котлаган бит, рәхмәт кенә дияргә кирәк.

Котламаса да бер сүз әйтеп булмый, төрле чак була, онытырга да мөмкиннәр. Яшьләр - эштә, без - өйдә. Ә «карт» булу - үзе зур бәхет бит ул. Киленебез бар икән, без - ана. «Әни» диеп әйтүчебез бар безнең. Никадәр кеше бу сүзне ишетүдән мәхрүм. Киленнәребез булгач, димәк, без уллар үстергәнбез, дәү әни-дәү әти дияр оныкларыбыз да бар. Ялгыз түгел без, дәвамчыларыбыз бар. «Карт» булып яшәрлек гомер иткәнбез, бүгенге дөньяда без картларга «игътибар юк» дия алмыйбыз, Аллаһка шөкер. Дәүләт, хезмәтебезне бәяләп, пенсия бирә. «Карт» көненә түгел, «урта яшькә» җитмичә, кояш яктысы, дөнья рәхәте күрми гүр иясе булучылар азмы?!
Мин бүген - «карт» дәү әни. Озак еллар хезмәт иттем, хәзерге көнем - Аллаһка шөкер. Балалар, киленнәрдән дә канәгать. Тигез гомер итеп, ул-кызларын тигезлектә үстерсеннәр. «Дәү әни» дип кочып алуларын күрү, тою гына да ни тора! Исән генә булсыннар, дөньялар гына тыныч булсын.
«Карт» булганым өчен мине хөрмәтләп Бакырчы мәктәбе коллективы да, Акъегет мәктәбе коллективы да котлый, кунакка чакыра, күчтәнәчләр җибәрәләр. Оныклар аша да, телефоннан да хәлемне, саулыгымны сорашалар. Белем бәйрәменә дә, укытучылар көненә дә чакыралар. Онытмауларына, хөрмәтләүләренә рәхмәт. «Карт» булсак та, мич башында ятмыйбыз бит, Аллаһка шөкер. Торыр, иркен, матур, бөтен уңайлыклары булган өйләрдә торабыз. Кияр киемебез, ашау-эчү яхшы, өстәлебездә ниләр генә юк. Безнең буын «картлары» чын мәгънәсендә бәхетле. Әти-әни, әби-бабаларыбыз тормышы белән чагыштырыйк та, Аллаһның биргәненә шөкер дип кенә яшик. Без - «картларга» җан тынычлыгы белән саулык, сәламәтлек бирсен Ходай. «Без рәхәт күрмәдек», «хәзергеләр рәхәттә йөзә» дисәк тә, һәр чорның үз мәшәкате, үз борчуы бар инде ул. Безнең чор түләүсез укыды, түләүсез медицина ярдәме алды. Хәзергеләр әнә балаларын аякка бастыру өчен, дәвалар өчен күпме акча түгә?! Яшьлектә без дә «алтын» булмадык, безне тормыш сыный-сыный өйрәтте, тәҗрибә тупладык. Хәзерге буын балаларыбыз - ул-кызларыбыз да акыл туплап, тормыш итәрләр, Аллаһ боер­са. Исән-сау, хезмәтле булсыннар. Балаларын аякка бастырып, мул тормышта яшәсеннәр. Балаларыбыз яхшы, матур яшәүләренә сөенеп кенә тагын да картаерга, озак яшәргә язсын Ходай.
«Карт» дәү әни - Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев