Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тауда ике торак йорт янган

Карамалы Тауның Овражная урамындагы йортта электр җиһазын дөрес монтажламаудан янгын чыгып, ике торак йорт янган.

Воронино авылындагы бакча өендә янгын ут белән саксыз кыланудан чыккан. Нәтиҗәдә бакча өенең 20 квадрат метрына зыян салынган.
Васильеводагы пыяла заводының элеккеге склад бинасында бәла шулай ук ут белән саксызлыктан чыккан. Складның түбәсе янган.
Кооператив урамының 1нче йортында урнашкан фанер заводында «КамАЗ» автомобиленә механизмнарының төзексез булуыннан ут капкан. Машинаның кузовына бераз зыян килгән.
Раифаның Детская урамындагы йортта янгын билгесез кешеләрнең ут белән саксыз кылануыннан чыккан. Нәтиҗәдә йорт һәм 9 сарай янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X