Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карамалы Тауда эшче һәлак булган

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул бөртекле бункерга егылып төшкән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бәхетсез очрак 30 ноябрьдә Түбән Карамалы бистәсендә килеп чыга. Эшче «Татаpстан бөртекле технологияләр» ААҖнең ашлык төяү бункерына егылып төшә. 
Урынга килеп җиткән коткаручылар ир-атны аннан тартып чыгаралар, әмма инде соң була. Авыр тән җәрәхәтләре алган эшче шунда ук үлә. 
«Һәлак булучының шәхесе ачыкланды, ул 1976 елгы ир-ат, төрле эшләрдә эшләгән. Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана», - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев