Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каралтылган машина тәрәзәләре өчен "права"ны алачаклар

Россия Эчке эшләр министрлыгы каралтылган машина тәрәзәләре өчен җәзаны кырыслату максатыннан Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыккан.

Үзгәрешләр кертелсә, алдагы каршы һәм пассажир тәрәзәләрен каралткан өчен беренче юлга 500, икенче тапкыр 5 мең сум штраф салынырга, ә кагыйдә бозу өченче тапкыр кабатланганда 6 айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә дә мөмкинннәр.

Министрлыкның иҗтимагый советы вәкиле Владислав Гриб әйтүенчә, үзгәрешләр инде эшләнелә һәм февральдә карала да башлый. Канун проекты Дәүләт Думасына инде март аенда ук кертеләчәк.

Исегездә булса, гыйнвар аенда гына Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин республикада каралтылган тәрәзәле машиналар саны арту турында хәбәр иткән иде. 2014 елның декабрь аенда гына Татарстан инспекторлары 6800 машина йөртүчене тонировка өчен штрафка тарткан.

Хәзер каралтылган тәрәзә өчен 500 сум штраф кына каралган, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев