Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кара карлыганнан баллы кайнатма

Кирәк була:

*Кара карлыган - 0,5 кг
*Шикәр - 1 стакан
*Бал - 2 чәй кашыгы
*Чиста су - 1 стакан
Әзерлибез:
Савытка су белән шикәрне салып талгын утта кайнатып чыгарабыз һәм шикәр эреп беткәч, бал кушабыз. Кабат кайнап чыкканчы болгатабыз. Шуннан соң юылган карлыганны да салып 10 минут пешерәбез һәм суынгач банкаларга тутырып куябыз.
Бананлы кара карлыган
Кирәкле продуктлар:
*карлыган - 0,5 кг
*шикәр - 0,5 кг
*өлгереп җитешкән банан - 0,5 кг
Әзерлибез:
Шикәр белән карлыганны кушып блендер белән шикәре эреп беткәнче изәбез һәм бананны турап шул савытка салабыз, бертөрле массага әйләнгәнче изәбез. Стерилләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән борып ябабыз. Бу катнашманы суыткычта саклавың хәерле. Әлеге хуш исле һәм бик тәмле варенье мусс кебек консистенциядә була. Шуңа күрә аны ипигә яксагыз да акмаячак.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X