Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кар машиналарын теркәтергә ашыгыгыз

Озакламый Татарстан Республикасында "Снегоход-2016" операциясе башлана. Ул күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә уздырыла.

-Әлеге чараларны уздыру күрсәтүенчә, мондый транспорт ияләре үзләренең "корыч аты" иминленә артык игътибар итми, - дип сөйли бу хакта Яшел Үзән дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы - бүлек җитәкчесе Мансур Мөхәммәтҗанов. -Снегоход йөртүчеләрнең күбесенең хәтта йөртү кенәгәсе дә булмый. Шуңа күрә кар автомобиле ияләренә техосмотр узарга һәм тракторчы-машинист кенәгәсе алырга киңәш итәбез.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә снегоход сатып алучылар аны 10 көн эчендә дәүләт техник күзәтчелеге органнарында теркәтергә тиеш. Таләпләр үтәлмәсә, андыйларга карата административ чара кулланыла. Әйтик, шәхси затларга - 1,5 меңнән алып 2 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга - 2 меңнән алып 3,5 мең сумга кадәр , юридик затларга 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Мототранспорт чарасын яшәү урыны буенча дәүләт техник күзәтчелеге органында теркәтергә һәм аның өчен транспорт чарасы иясенең гаризасы, аңа хуҗа булуны раслаучы документы, үзйөрешле машинаның паспорты, ярашлы җыемны түләү турында квитанциясе булырга тиеш. Теркәлгәннән соң транспорт чарасы иясенә дәүләт теркәве узу турында кенәгә, дәүләт теркәве билгесе, техосмотр узу турында белешмә бирелә.

Аннан соң техосмотрны ел саен узарга туры киләчәк. Ә менә андый машина белән идарә итү өчен "AI" ачык категориядәге тракторчы-машинист кенәгәсе булу кирәк.

Мондый кенәгәне лицензиясе булган уку учреждениеләрендә укып алырга була. Аның өчен тиешле имтихан тапшырырга туры киләчәк.

-Имтихан кабул итү һәм кенәгә бирү белән уку йорты урнашкан урында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге бүлекләре шөгыльләнә, - дип сүзен дәвам итә бүлек җитәкчесе. - Шуңа күрә барлык сораулар белән техник күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итү кирәк. Безнең Яшел Үзән районы бүлеге Ленин урамының 38нче йортында урнашкан, 18нче бүлмә. Сишәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге 8дән көндезне 12гә кадәр кабул итәбез. Телефон: 5-77-88. Безнең районда бүгенге көндә 95 снегоход исәпләнә. Шуларның 85е физик затларга туры килә. Әмма бу сан файдаланылучы техникадан күпкә кимрәк. Шуңа күрә операция барышында документсыз-нисез кар машинасына утырып чыгучыларның кыен хәлдә калулары ихтимал.

-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев