Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Камал театры артистлары – Яшел Үзәндә

Камал Театры артистлары Яшел Үзән районы балалар йортында булып кайттылар. 108 сезонда "Мәхәббәт FM" спектакле вакытында җыелган акчага камаллылар балалар йортына профессиональ караоке-система бүләк иттеләр. «Мәхәббәт FM» спектаклендә туй сәхнәсе бар. Традиция буенча, өстәл артында утырганда тамада кунаклардан акча җыя - "кызга яки малайга". «Мәхәбәт FM» туендагы кунаклар - ул...

Камал Театры артистлары Яшел Үзән районы балалар йортында булып кайттылар. 108 сезонда "Мәхәббәт FM" спектакле вакытында җыелган акчага камаллылар балалар йортына профессиональ караоке-система бүләк иттеләр.

«Мәхәббәт FM» спектаклендә туй сәхнәсе бар. Традиция буенча, өстәл артында утырганда тамада кунаклардан акча җыя - "кызга яки малайга". «Мәхәбәт FM» туендагы кунаклар - ул тамашачылар. Алар "кияү" белән "кәләш" өчен һәр спектакль саен акчаларын кызганмыйлар.

Шулай итеп, 108 сезон буена «Мәхәббәт FM» спектакле 15 000 тирәсе акча җыйды. Әлеге акчаларны, Камал театры һәрдаим аралашып торган, Яшел Үзән балалар йортына бирергә хәл итте.

«Һәр спектакль саен 700-800 сум акча җыела. Безнең уенга кушылулары өчен без тамашачыларга чиксез рәхмәтле. Тик алар белеп торсыннар иде: моның белән без үз кесәбезне калынайтмыйбыз! Җыелган акчалар изге гамәлгә тотылды. Ә тамашачылар спектакль дә карадылар, үзләре дә сизмәстән, яхшылык та эшләделәр булып чыга. " - ди "Мәхәббәт FM" спектакле режиссеры һәм драматургы Илгиз Зәйниев.

Камаллылар инде күп мәртәбә Яшел Үзән балалар йортында булып, бәйрәмнәр оештырдылар, балалар алдында чыгыш ясадылар. Балалар да үз чиратында һөнәрләрен күрсәтте - биеделәр, шигырь укыдылар. Тик, барыннан да бигрәк, балалар җырларга ярата. Нәкъ менә шуның өчен җыелган акчага камаллылар профессиональ караоке-система алырга булдылар.

Искәртеп үтәбез, «Мәхәббәт FM» спектакле премьерасы 2013 елның 5 октябрендә үтте. Шундук спектакль "хит" булып әверелде: сезон дәвамында аңа билетлар 2-3 ай алдан сатылып бетә иде. Чираттагы "Мәхәббәт FM» спектаклен 31 августта карарга мөмкин.

Рузия Дәүләтшина.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев