Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кама елгасында гигант җәен балыгы тотканнар (ФОТО)

Балыкчыларның хыялы - барысын да шаккатырып, үзең буе балык тотудыр инде. Безнең таныш егетләрнең бу хыялы тормышка ашкан - тоткан җәеннәре (сом) үзләреннән бер башка озынрак та әле. Бу «монстрны» Кама елгасында, Саескан тавы күпере астында тотканнар. Балыклары 56 килолы!

- Без Рөстәм белән ул көнне җәенгә түгел, сыла балыгына (судак) килгән идек, - ди балыкчыларның берсе Ринат. - Иртәнге биштә сылага дигән резинкага эләкте ул. Бер шундыйрак зурлыктагы балык минем плетенканы өзеп киткән иде инде, шуңа күрә монысында акыллырак булдык: балыкны су өстенә чыгаргач, тиз генә энәләрдән 3 япьле багор сыманрак нәрсә ясадык та, балыкны шуның белән эләктереп өстерәдек. Берәр сәгать тирәсе «көрәштек». Алексеевск егетләре гидроциклда йөриләр иде, ярга чыгарырга алар булышты. Сөендем инде, әлегә тоткан иң зур балыгым шушы! Рөстәм миңа караганда тәҗрибәлерәк балыкчы, аның 94 килолысын эләктергәне бар.

Рөстәмне балык белән җенләнгән генә дисәң, аз булыр, балыкчылык аның өчен акча эшләү ысулы да: «Мин балыкка бармаган көнне таксига эшкә чыгам, анда балыктан кергән кадәр акча эшләп булмый!» - ди ул. Нинди балыкны кайдан, ничек һәм кайчан тотарга икәнлеген яхшы белә. Беркайчан да елга буеннан балыксыз кайтканы юк. Үз сатып алучылары бар, тотып кайтканын көнендә алып бетерәләр ди.

Ә бу олы җәенне сатмыйбыз, үзебез ашыйбыз диләр.

- Җәен балыгы бик майлы була, мондый зурлыктагылары ухага бер дигән инде. Менә теге 94 килолысын бөтенләй ашарлык түгел иде, гел май гына, - ди Рөстәм.

Бу балыктан безгә дә өлеш чыкты, авылга алып кайтып шәп итеп уха пешереп ашадык. Чыннан да, тәме искиткеч иде!

1921 елда Тәтеш янында 960 килограммлы кырпы (белуга) балыгы тотыла. Аның эченнән 12 пот (192 килограмм) икра, капчык белән кысла, чөгә (стерлядь) һәм шумба (налим) балыкларын алалар.

Альбина БӘШИРОВА. Шәһри Казан.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев