Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кабан күле буенда татар телендә сөйләшү клубы ачылачак

Кабан күле буенда татар телендә сөйләшү клубының атналык очрашулары ачыла. Бу хакта Кабан күленең яр буе инстаграм-аккаунтында хәбәр ителә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чарага теләгән һәркем, телне белү дәрәҗәсенә карамастан, килә ала.

Сөйләшү клубы казанлыларга һәм шәһәр кунакларына тел киртәсен җиңәргә, татар телендә фикерләрне дөрес формалаштырырга һәм тел тирәлегенә чумарга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта, әңгәмә өчен грамматиканы тирәнтен белү таләп ителми.

Дәресләр һәр пәнҗешәмбе көнне Сәлимҗанов урамындагы тал янындагы кызыл эскәмияләрдә узачак. Клубның беренче очрашуы 9 июльгә 19:00 сәгатькә планлаштырылган, алдан теркәлү кирәк. Язылуга сылтама Кабан күле яр буе инстаграм-аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия төзү турында указга кул куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев