Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге зат Син, укытучым!

Күңелдәге белем йозагының Ачкычы тик Сезнең кулларда. Сезнең хезмәт, Сезнең тырышлыклар Безгә дога булсын юлларда - Тормыш сукмакларын буйларга.

Кадерле укытучым! Белемгә мәхәббәт уятучы кешем Син! Алфавитның беренче хәрефеннән алып, иң катлаулы, тирәнтен гыйлемнәргә кызыксыну уятып, белем иленә сәяхәт бүләк иттең. Шушы илнең эченә кергән саен, яңадан-яңа ачышлар, кызыклы мәгълумәтләр белән таныштырдың. Файдалы киңәшләрең белән олы тормыш юлына хәзерләдең безне.

Укучы күңелендә туган төрледән төрле сорауларга җавап таба беләсең. Кызыксынучан сабыйлар сорау өстенә сорау яудырганда да, авырсынмыйча, сабырлык белән җавап кайтарасың.

Укытучым! Синең бөеклегең төпсез океаннарга, чиксез галәмгә дә сыймас. Күпме сабырлыклар тәлап иткән хезмәтең җир йөзендә файдалы һәм тирән эзләр калдыра. Күңелендә бары уен булган сабыйлар белән уртак тел табып, дөрес тәрбия биреп, киләчәк тормышка әзерләүче кеше Син!

Гомереңне балалар тәрбияләү-укытуга биргән изге зат Син, укытучым! Күпме тир түгеп, сабый җаннарына дөрес юл күрсәткән юлдашчы Син, укытучым!

Син тәрбияләгән, тирән белем биргән һәр укучың Сиңа соклана, ярата һәм хөрмәт итә!

Гөлүсә Зарипова

Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев