Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге эшкә һәрберебез өлеш кертә ала

Кече Шырдан авылында торучы һәм аннан читтә яшәүче авылдашлар татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри акчасына 1902 елда төзелгән авыл мәчетен торгызырга җыена дигән хәбәр газетабызда басылган иде.

Инде менә авылда бу эш кызу темплар белән башланып та китте. Әмма акча җитмәү сәбәпле, эшләр туктатылып тора. Шушы изге эшкә барыбыз да өлеш кертә ала. Корбан бәйрәме көннәрендә сезнең ярдәм аеруча саваплы булыр дип уйлыйбыз. Ярдәмне Кече Шырданда Рамил Шакировка тапшырырга яки редакциягә кертеп бирергә була.
Ярдәм итүчеләр исемлеге белән «Вконтакте» сайтында «Туган авылым - Кече Шырдан» төркемендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев