Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге Болгар җыены ничек узды

«Без, мөселманнар, Болгарга җыелып, ата-бабаларыбызны искә алып, иң изге теләкләребезне әйтеп дога кылу мөмкинлегенә ия», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены уздырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итү вакыйгасына багышланган җыенны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов җыен кунакларын сәламләп, аларга бирегә килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Хәзерге вакытта без, мөселманнар, Болгарга җыелып, ата-бабаларыбызны искә алып, иң изге теләкләребезне әйтеп дога кылу мөмкинлегенә ия", - дип сөйләде ул. ТР лидеры кичә татар дин әһелләренең "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия форумының пленар утырышы уздырылуын, бүген исә Россия мөселманнары социаль доктринасы имзалануын искәртеп, бу юнәлештәге эшчәнлекнең мөһимлеген ассызыклады. Ул Болгар шәһәрлегенең елдан-ел төзекләнүенә, матурлануына игътибар юнәлтеп, бүген бирегә килү өчен транспорт мөмкинлекләре зур булуын, өстәвенә, быел монда кунакханә төзелә башлавын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов Болгардагы уңай үзгәрешләрнең, киң күләмле эшләрнең Минтимер Шәймиев кулы астында, аның актив катнашуы бәрабәренә башкарылуына игътибар юнәлтеп, аңа рәхмәт белдерде. "Барыгызны да бүгенге изге бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык телим! Киләчәктә дә шушы җирдә күрешергә насыйп булсын", - дип төгәлләде сүзен ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Бүгенге бәйрәм чарасы уңаеннан, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова татарстанлыларга мөрәҗәгать хаты җибәргән. Анда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең Татарстан өчен гаять мөһим вакыйга булганлыгы ассызыклана. "Һичшиксез, Болгар күп гасырлар буена Россиядәге һәм бөтен дөньядагы мөселманнар өчен изге урын булып саналды", - дип билгеләп үтелә хат текстында.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, Болгар җире - зур тарихи истәлегебез. Ул быелгы җыенның, Болгар музей-тыюлыгы ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергәннән соң, беренче тапкыр уздырылуы турында әйтте. ТР Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, Болгар яңарышына РФ Президенты Владимир Путин, ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм халык ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. Бу уңайдан, ул тарихи һәйкәлне торгызуга үзеннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта, Минтимер Шәймиев башкарыласы эшләрнең күп булуына басым ясап, киләчәктә биредә яңа музейлар ачылачагы, Исламны югары дәрәҗәдә өйрәнүгә барлык мөмкинлекләр тудырылачагы турында белдерде. Ул Россия мөселманнары социаль доктринасы имзалану көненең тарихка кереп калачагына игътибар юнәлтеп: "Бүген корал белән генә бернәрсә дә хәл итеп булмый, без дини рухыбызны күтәреп, шуның нигезендә эш итәргә тиешбез. Шул чакта гына дөньяда тынычлык булачак", - диде.

Тәлгать Таҗетдин билгеләп узганча, хәзерге вакытта Болгарга Россиянең төрле төбәкләреннән килү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ул әлеге изге урынның күп гасырлар дәвамында тарихи һәйкәл буларак саклануын әйтеп: "Шулай да, без тарихи һәйкәлләргә карап кына куанып утыра торганнардан түгел. Шөкер, бүген Болгар - җанлы шәһәр. Соңгы 5 айда гына да бирегә 60 мең кешенең килүе моңа дәлил", - дип сөйләде ул. Россиянең Югары мөфтие илебезнең төрле почмакларында салынган 7,3 мең мәчеткә имамнар, хәзрәтләр әзерләүнең асыл үрнәге булачак Болгар ислам академиясе ачылачагына да өмет баглады. Шуннан соң, Тәлгать Таҗетдин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) чәч бөртеген тапшырды. Моңа кадәр ул Уфада сакланган, бүгеннән ядкарь Болгар шәһәрлегенең Ак мәчетендә урын алачак.

Тантаналы чарада Равил хәзрәт Гайнетдин, Исмәгыйль хаҗи Бердиев та чыгыш ясады. Камил хәзрәт Сәмигуллин җыен кунакларын якынлашып килә торган Рамазан ае белән тәбрикләде. Шуннан соң, кунаклар Коръән музее һәм Рәфкать Мөхәммәтшинның зәркән сәнгате күргәзмәсендә булды.

Җыен вакытында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төрекеме эшчәнлеге кысаларында уздырыла торган яшьләр җәйге лагеренда һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшмәкәрләренең I Халыкара Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Лагерьда мөселман илләре, шулай ук Татарстан һәм Россия төбәкләре яшьләре - барлыгы 160 лап кеше катнаша. Форум исә катнашучыларның иң яхшы проектларын ачыклауга, Россия һәм халыкара бизнес җәмәгатьчелеге арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелә.

Сәгать 11дә Болгар шәһәрлегенең Кече манарасы янында Тәлгать Таҗетдин тәүбә чарасы үткәрде. Көннең нәкъ уртасы - сәгать 12дә Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укылды. Шуннан соң җыен кунаклары Болгар һөнәрчелеге үзәге экспозициясе белән танышты, Халыкара археология мәктәбендә булды. "Иман моңы" фестивале кысаларында, тантаналы чарада катнашучылар өчен мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды.

Ләйсән Исхакова.

Материал «татар.информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X