Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге Болгар җыены - 14 июньдә, III Республика ифтары 26 июньдә була

Әлеге чараларны оештыру һәм үткәрүгә һәркем үзеннән өлеш кертә ала

Быел Изге Болгар җыенын 14 июньдә, III Республика ифтарын 26 июньдә уздыру күздә тотыла. Ел саен уздырыла торган әлеге чаралар дөньяның төрле илләреннән җыелган мөселманнарның аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова билгеләп узганча, җыен һәм ифтарны лаеклы дәрәҗәдә уздыру өчен зур тырышлык куеп, ярдәмче буларак яшьләрнең катнашуы бик мөһим. Шуңа хәзерге вакытта волонтерлар исемлеге туплана.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан волонтерларга футболкалар, истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Волонтерларның яше чикләнмәгән. Чараларны оештыру һәм үткәрү эшчәнлегенә кушылырга теләгән һәркем 89270333142 , 89274533000 телефоннарына шалтыратып, элемтәгә керә ала.

Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язма "Татар-информ" агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X