Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июнь аенда ике көн өстәмә ял булачак

3 һәм 11 июньдә республикада яшәүчеләр бер сәгатькә кимрәк эшләячәк.

Июньдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн булып тора. “Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Ураза гаете дә республикада эшләми торган бәйрәм була ”, - дип аңлатыла хәбәрдә.

Быел Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июнь көн була. Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь көннәре эшләми торган көннәр булып санала. Бәйрәм алдыннан 3 һәм 11 июнь көннәрендә эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

Быел республика халкы барлык бәйрәмнәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 121 көн ял итәчәк. Җитештерү календаре нигезендә, бу ел дәвамында татарстанлыларга 244 эш көне туры киләчәк. Бәйрәм алдыннан тугыз көн (22 февраль, 7 март, 30 апрель, 8 май, 3 һәм 11 июнь, 29 август, 5 ноябрь, 31 декабрь) бер сәгатькә кыскартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X