Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июнь

Июнь – җәй фасылының беренче ае.

Борынгы заманнарда урысларда бу айны “червень”, ягъни “кызыл ай” дип атаганнар. Урыслар аны, шулай ук,  “изок” (“чикерткә”) һәм “паутной, сиречь комарной” (“паут” — кигәвен һәм черки) дип тә йөрткәннәр. Чынлап та, июньдә үлән арасында чикерткә тавышы хәтта төннәрен дә тынмый. Кигәвен һәм чебен-черки турында сөйлисе дә түгел.
Июнь – ел фасылының иң-иң назлысы. Шул ук вакытта кичектергесез эшләр һәрвакыт ашыктырып тора. Күңелне дәртләндергәне Сабантуйлар да нәкъ әлеге айда үтә. Шаулап-гөрләп, йөрәкләрне җилкендереп килгән бу бәйрәм беркемне дә читтә калдырмый. Кырык эшне кырык якка ташлап, халык яшел мәйданнарга ашыга. 
Июньдә төннәр кыскара. Аның каравы, көннәрнең озынлыгы үзенең югары ноктасына җитешә. 
Елның шушы фасылында тырышлык салып калганда, көзге муллык тәэмин ителде дип фаразларга мөмкин.

Сынамышлар

* Июньдә яңгыр еш төшсә, гөмбә күп булыр. 
* Өчесендә булса төшлектә җил — сабан ашлыгына килә ел.
* Сигезендә яшенләсә яшен, җыя алмассың печәнең яшел.
* Егерме җидесендә яңгырлы — җиде атна яңгырлы.
* Иртә белән чык күп төшсә, бик эссе булыр.
* Иртәнге сәгать сигезләргә кадәр чык барса, эссе булыр. Әгәр төшкә кадәр чык кипмәсә, яңгыр булыр.
(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына)

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Халыкара балаларны яклау көне.
4 – Ураза гаете.
6 – Бөек урыс шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел (1799-1837).  
7 – Офтальмолог, медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСР һәм БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Габдулла Кодаяровның тууына 120 ел (1899-1984).
8 – Социаль хезмәткәрләр көне.
9 – Җиңел сәнәгать хез­мәткәрләре көне.
12 – Россиянең бәйсезлек көне (Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн);
– Уфа шәһәре көне (Башкортстан Республикасы башкаласы Уфага 1574 елда нигез салынган).
14 – Башкортстан Респуб­ликасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәт­кәрләре көне.
15 – Башкортстан Респуб­ликасының мәдәният хезмәт­кәрләре көне;
16 – Медицина хезмәт­кәрләре көне;
– башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның тууына 265 ел (1754-1800).
19 — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Иршат Сираҗет­ди­новның тууына 65 ел (1954-2012).
20 – Россиянең һәм Баш­корт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, З. Биишева һәм Б. Рәфыйков исе­мендәге әдәби премияләр лауреаты Галия Галимовага 70 яшь.
22 – Хәтер  һәм кайгы көне.
24 — БАССРның атказанган артисты Гата Арслановның тууына 105 ел (1914-2001).
26 – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.
27 – Россиядә яшьләр көне.

Мәгълүмат «Кызыл Таң» сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев