Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Июль яңалыклары пенсионерларга да кагыла

Пенсия акчасын җыеп буламы?

Пенсиягә генә яшәүчеләргә акча җыю бик авыр. Россиядә бер ел эчендә, мәсәлән, андыйлар саны 30 процентка кимегән. Сораштыру мәгълүматларына караганда, узган ел бу күрсәткеч 40 процентка тиң булган. Гражданнарның 32 проценты гына киләчәк картлыгына акча җыя, 29 процентының андый мөмкинлеге юк. 2019 ел мәгълүматлары буенча, гражданнарның 40 проценты акчасын җыя алмаган. Димәк, акча туплау мөмкинлеге булмаган кешеләр санының кимү тенденциясе күзәтелә. Шулай ук сораштыру нигезендә, гражданнарның яртысыннан артыгы 50дән 55 яшькә кадәр пенсиягә чыгарга тели. Моннан тыш, гражданнар керемнәренең 5-10 процентын гына тотмыйча янда калдыра ала.

Июль пенсияләре иртәрәк бирелә
Июль аенда ял көннәре күбрәк булу сәбәпле, пенсияләрне түләү графигына үзгәрешләр кертелгән. Шуңа күрә пенсия яшендәге гражданнарның күбесе июль аенда үз пенсияләрен вакытыннан алда ала. Билгеләнгән акчалар банкларга һәм башка кредит оешмаларына а 3 июльдә, 13 июльдә һәм 23 июльдә күчерелергә тиеш. Аның графигы Россия Пенсия фондының рәсми сайтында урнаштырылган.

Вакыты озайтылды
Моннан тыш, Пенсия фонды пенсия түләүләрен рәсмиләштерү һәм билгеләү буенча гадиләштерелгән тәртипнең гамәлдә булу вакытын озайтты. Әлеге тәртип авырулар саны арту сәбәпле гамәлгә кертелгән һәм түләү билгеләү өчен тиешле гаризаларны дистанцион рәвештә тапшыруны күздә тота.

Конституциягә төзәтмәләр
Күпчелек үзгәрешләр Россия Президентына караган нормаларга кагыла. Анда аның вәкаләтләре вакыты да, сайлау тәртибе һәм вәкаләтләр даирәсе билгеләнгән. Шулай ук Россия территорияләренең суверенитеты да ныгытыла. Моннан тыш, үзгәрешләр пенсия өлкәсенә кагыла. Шулай итеп, хәзер пенсия түләүләре ел саен мәҗбүри рәвештә индексацияләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X