Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иван Ургантның әнисе грипптан үлгән

1 февраль иртәсендә Иван Ургантның әнисе - Россиянең атказанган артисткасы Валерия Киселева вафат булган. Аңа 64 яшен тутырырга санаулы көннәр генә калган иде. Валерия Киселева 1951 елның 7 февралендә туган иде.

Иртән үзен начар хис иткән Валерия Киселева янына якыннары "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен чакырта. Ләкин табиблар килеп җиткәнче, артистка вафат була инде. Якыннары аның хроник авырулардан зарланмавын белдергән.

Ләкин соңгы көннәрендә ул грипп белән чирләгән һәм үзлегеннән дәваланырга тырышкан, организмын чистарту өчен ниндидер препарат кулланган, дип хәбәр итә "Татар информ".

Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, материаллар Тикшерү комитетына тапшырыла.

Материал http://intertat.ru сайтынанн алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев