Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иҗтимагый оешмалар Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерде

Күптән түгел республиканың иҗтимагый оешмалары Татарстан Президентлыгына кандидатлар тәкъдим итүгә старт бирде.

Шушы вакыт эчендә инде берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Алар фикеренчә, республиканың алга үсүе һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләренең югары булуында Рөстәм Миңнехановның хезмәте зур. Шулай итеп, иҗтимагый оешмалар республиканың лидерына ышаныч белдерә.
Телебезгә әле күптән түгел генә килеп кергән праймериз сүзе көннән-көн ешрак ишетелә башлады. Нәрсә соң ул праймериз? Праймериз алдан тавыш бирү дигәнне аңлата. Белгәнебезчә, Россиядә аны «Бердәм Россия» партиясе генә үткәрә.
Исегезгә төшерәбез: президент сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» үткәрә торган праймеризда кандидат буларак катнашырга теләгән затлар 5 июньгә кадәр гаризалар тапшырырга тиеш. Кагыйдә буларак кандидатлар «Бердәм Россия» белән килешү төзегән иҗтимагый оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә. Әлбәттә, монда үз-үзен тәкъдим итүче затлар да булырга мөмкин.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 37нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X