Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитеш тормышта яшәү өчен аена күпме акча кирәк?

Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак.

Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан.

Сораштырудан күренгәнчә, Россиядә гомер итүчеләргә үзләрен яхшы хис итү өчен аена якынча 23 мең сум акча кирәк. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүчеләрнең ихтыяҗы исә бераз зуррак - алар аена якынча 25 мең сум акча туздырырга тели. Авыл җирлегенә килгәндә, аларга яхшы тормышта яшәү өчен аена 17 мең сум акча да җитә.

Ярлылар дигәндә исә, россиялеләрнең күбесе аена якынча 11 мең 173 сум акча алып эшләүчеләрне күздә тота. Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы исә бу исәпне 12,4-13 мең сумнан башлый. Авыл җирендә исә әлеге күрсәткеч - 10 мең сум тәшкил итә.

Чын-чынлап хәерче тормышта яшәүчеләр аена 13,5 мең сум акча алуны "ярлылык билгесе", ди. Ә җитеш тормышта гомер кичерүчеләр исә бу санны шактый киметә. Алар фикеренчә, айлык керем 10 мең сум булганда гына әлеге кешене хәерче дип атарга мөмкин.

Дәүләт күзлегеннән чыгып карасак, Россиядә аена 9,7 мең сум акча эшләүче кеше генә хәерче дип санала. Бу - көненә якынча 320 сум дигән сүз.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X