Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ишеккә бик элмибез!»

Урам буйлап авыл белән танышып барганда, бер капка төбендә төркем булып җыелучыларны күреп, алар янында тукталдык. Күрешеп танышкач белдек: Рәис һәм Резәлә Гайнуллиннар Илдус абыйны озата чыкканнар икән. Резәләнең әтисе, Рәиснең бабасы булып чыкты Илдус абый. Шунда ук Гайнуллиннарның олы уллары Рәмис, кызлары Рәзилә һәм кече уллары Рәзил дә бар...

Урам буйлап авыл белән танышып барганда, бер капка төбендә төркем булып җыелучыларны күреп, алар янында тукталдык. Күрешеп танышкач белдек: Рәис һәм Резәлә Гайнуллиннар Илдус абыйны озата чыкканнар икән.
Резәләнең әтисе, Рәиснең бабасы булып чыкты Илдус абый. Шунда ук Гайнуллиннарның олы уллары Рәмис, кызлары Рәзилә һәм кече уллары Рәзил дә бар иде анда.
Беренче итеп, олы кешедән сәламәтлеген һәм тормышын сораштык.
- Аллаһка шөкер, зарланырлык түгел, - дип башлады сүзен Илдус абый. - Без карчык белән алты бала тәрбияләп үстердек. Тормыш күрдем дип әйтәсем килә. Шуңа күрә миңа ышанырсыз дим инде: авылда эшләсәң-тырышсаң иркен яшәргә була, куркырлыгы юк. Безнең белән төпчегебез Илдар яши, аларның инде ике баласы бар. Гомумән, унөч оныгыбыз бар хәзер безнең. Җиләк җыйганда, печән чапканда бергә йөрибез, бик күңелле була шунда. Тату яшибез. Монда менә кызым Резәлә белән кияү Рәиснең гаиләсе тора.
Өлкән кешене тыңлагач, яшьләр белән таныштык. Рәис белән Резәлә икесе дә Олы Шырданныкы, гаилә корып, инде менә өч бала үстереп яталар икән.
- Олы улыбыз Рәмис Казанда укый, студент инде. Уртанчы кызыбыз Рәзилә V сыйныфка бара, Яшел Үзәндә интернатта торып укый. Кече улым белән хәзер мин декретныйда, - дип балалары белән таныштырды яшь ана.
Резәләнең каенана белән яшәвен белгәч, кыен түгелме соң, дип тә белештек без. Бу сорауга ул гел аптырап китте.
- Нинди кыенлык булсын?! Киресенчә, җиңел, ул бит безнең әниебез! - диде ул. - Балалар өчен дә, йортыбыз өчен дә тыныч булабыз. Өйдә олы кеше булуы һәрьяктан әйбәт. Гомумән, өйгә бик элмибез без!
Гаилә терәге - Рәис Яшел Үзәнгә йөреп эшләсә дә, эшнең график буенча йөри торганын сайлаган. Авылда күбрәк булу өчен дип аңлатты ул моны. Авылны ташлап шәһәргә күчүне уйламыйбыз, диделәр ирле-хатынлы Гайнуллиннар. Инде менә олы улларының киләчәген дә туган авыллары белән бәйләргә телиләр. Өч балалы гаиләгә бирелә торган җирне Рәмискә хуҗалык корырга дип алдык, диде алар. Ниятләре тормышка аша күрсен!
Олы Шырданда йөргәндә, кисәк кенә менә шундый туган авылын яраткан ишле гаилә белән танышырга да насыйп булды безгә. Без, аларга уңышлар теләп, алга атладык.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев