Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исереклек гаепне акламый

Исерек кеше үз хисләрен контрольдә тота белми. Менә шулай, 2015 елның 24 август төнендә полициягә Гоголь урамындагы торак йорттан шалтыратып, подъездда бер ир-ат гәүдәсе табылуын хәбәр итәләр.

Тревога сигналы буенча патруль-пост хезмәткәрләре әйтелгән адрес буенча чыгып китә. Чынлап та, подъездда ир мәете табыла. Кан эзләре буенча өске каттагы бер фатирга алып бара. Полицейскийлар монда Равил исемле 60 яшьлек эчкече ир яшәвен ачыклый. Фатир хуҗасы бик нык исерек булганга нәрсә булганын аңлата алмый. Аны полиция бүлегенә китерәләр. Ул бу хәлне айныгач кына сөйләп бирә. Ызгыш шешәдәше 52 яшьлек ир белән 1 литр ярым көмешкә эчкәннән соң чыга. Равил салкын коралны тегесе аның башына кәстрүл белән сукканнан соң, аны акылга утыртмакчы булып куллана.

Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, суд утырышында Равил Х. үз гаебен таныган. Ул танышына үзен яклау өчен каршылык күрсәтүен белдергән. Шуңа карамастан, аның гаебе тулысы белән исбатланып, ул 8 елга каты режимдагы колониягә җибәрелә. Шундый ук срокка 2015 елның 13 июнендә казанлы 57 яшьлек Юрий С.да җибәрелә. Ул 2015 елның 13 июнендә Яшел Үзәндәге Паратская урамына тулай торакка дус хатынының туган көнен билгеләргә килә. Бу компания ике көн дәвамында спиртлы эчемлекләр эчеп бәйрәм итә. Нәтиҗәдә шушы хатын аркасында бәхәс чыгып, Юрий "очраклы" рәвештә 32 яшьлек конкурентына пычак кадый. Зыян күрүче алган җәрәхәтеннән үлә.

Белешмә өчен: Яшел Үзән муниципаль районында 2015 елның 11 аенда исерек килеш 458 җинаять кылына (былтыр - 404). Исерекләр иң көтелмәгән адымга баралар, каты җинаятьләр кылалар: 4 җинаятьнең 3се үтерү, 5 көчләүнең 4се сәламәтлеккә авыр зыян салу була .

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X