Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исеме – җисеменә

Истә калдыра алмый азаплангач, кәгазьгә язып куеп гомеремдә бер генә кеше исемен ятладым - Әлифел. Соңыннан белдем: гарәпчәдән алынган бу сүз «беренче» дигәнне аңлата икән.

Әлифел Җәләл кызының «Яшел Үзән» редакциясендә эшләми башлавына да ярты елдан артык вакыт үтеп китте, ә аны укучыларыбыз таптырмаган көн сирәк: күбесе кызыклы язмаларын юксына, кайберләре телефоннан «Ни хәлегез бар?!» дип сорашканны көтә, грамоталы киңәшләренә мохтаҗлар да бихисап.

Татарстанның Бәллүр каләм иясе Әлифел Таразованың «Яшел Үзән» газетасы ачылуында өлеше аеруча зур. Журналист Люция Шәрәфиева белән икәү мөстәкыйль газета ачу идеясен тудырдылар. Хәзер, ул көннәрдән соң 20 ел узып, бүген газетабызны «ачучылар» күбәйгәч, бу ике фидакарьнең газетаны таләп итеп кабинеттан кабинетка йөргәндә күргән һәм ишеткәннәрен вакыт-вакыт искә төшереп алабыз. Чын мәгънәсендә көрәшче алар.

20нче ел нәшер ителүче «Яшел Үзән» газетасының бер генә саны да Әлифел Таразованың талантлы язмасыннан башка чыкмады диярлек. Үзенеке булмаса, яшьләрнең барлык язмалары да аның очлы күзе, кем әйткәндәй, карандашы аша үтте. Редакциядә эшләп киткән һәр яшь журналист аны остазым дип атый ала. Ә андыйлар безнең республика матбугатында шактый күп һәм уңышлы эшли.

Вакыт узган саен тагын да сыйфатлана, тагын да яхшыра барган әйберләр сирәк. Әгәр хатын-кызлар бу исемлеккә керсә, Әлифел ханымның фамилиясе, әлбәттә, беренче строфада. Тормышы, Аллаһка шөкер, түгәрәк: ире белән култыклашып кына йөриләр. Кызлары Эльвира - зур оешмада җитәкче, уллары Роберт та абруйлы учреждениедә уңышлы эшли. Перьм якларындагы туган нигезләрен кадерләп, Яшел Үзәндә тормышның ямен һәм тәмен белеп, чын зыялыларча яшәп ятышлары.

Гаиләдә соңгы, төпчек бала булып дөньяга килгән яраткан кызына әтисе Әлифел дип исемне тикмәгә генә кушмаган икән. Тормыштагы иманлы, гамьле эшләрдә гел алда ул: беренче булып ярдәм кулы сузарга тырыша, матур сүзне сиңа башлап ул әйтә, кирәкле проблеманы ул беренче күтәрә, игелекле эшләрдә башлап йөри.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев