Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртәнге намазны сәхәр тәмамлангач та укырга ярыймы?

Ураза тотучы мөселман кардәшләребез арасында иртәнге намазны ничәдә уку турында аңлашылмаучанлык бар.

Берәүләр сәхәр тәмамлангач та укый. Икенчеләр намаз вакытлары таблицасының "мәчетләрдә укыла" дигән графасына туры китереп 20-30 минуттан соң гына укый. Кайсысы дөрес? Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил Бикбаев "Матбугат.ру" хәбәрчесенә барысын да аңлатып бирде:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты dumrt.ruда урнаштырылган яңа календарь буенча "сәхәр тәмам" яки "таң беленә" графасы иртәнге намазның кергәнен аңлата. Шуның өчен ул вакытка тикле сәхәрне ашап бетергәч, иртәнге намазны укырга ярый. Ә "мәчетләрдә укыла" дигән графа ул, элеккеге гадәт буенча килә. Чөнки намазны азрак соңрак укуда кимчелек юк.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев