Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртәгә Татарстанда ишегалларындагы тавыш бирү участоклары үз эшен тәмамлый

Йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мөмкинлегеннән республиканың 111 меңнән артык кешесе файдаланды.

Иртәгә Татарстанда йорт яны территорияләрендә оештырылган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары ябылачак. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

"Бу чорда (25 июньнән 30 июньгә кадәр) татарстанлыларның ачык һавада оештырылган участокларда - йорт яны территориясендә махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда илнең Төп документының үзгәрүенә карата үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар", - диелә хәбәрдә.

Татарстанда барлыгы 430 шундый мәйданчык оештырылган.

"Безнең гражданнарга тавыш бирүнең мондый ысулы бик ошый. Бу мөмкинлектән 92 мең 430 татарстанлы файдаланды. Бу автобусларда, чатырларда һәм йорт яны территорияләрендә тавыш бирү 30 июньдә тәмамланачак, чөнки 1 июльдә без тавыш бирү участокларында гына тавыш бирәчәкбез, ә алдан хәбәр итүчеләр моны өйләрендә эшли алачак, - дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Элегрәк билгеле булганча, 175 меңнән артык татарстанлы өйләрендә тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев