Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртәгә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне

Агымдагы елның 15 мартында халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгели. Кулланучылар хокукын тану һәм яклау үзенә күрә социаль һәм икътисадый прогрессның индикаторы булып тора. Быел ул «Кулланучы хокукы бүген» девизы астында узып, кулланучылар хокукын яклау механизмнарын камилләштерү мәсьәләләренә багышлана. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен кулланучылар хокукын яклау...

Агымдагы елның 15 мартында халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгели.
Кулланучылар хокукын тану һәм яклау үзенә күрә социаль һәм икътисадый прогрессның индикаторы булып тора. Быел ул «Кулланучы хокукы бүген» девизы астында узып, кулланучылар хокукын яклау механизмнарын камилләштерү мәсьәләләренә багышлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен кулланучылар хокукын яклау хәзер бик мөһим юнәлеш булып, бу уңайдан беренче тапкыр «2013 - 2015 елларда кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасын үстерү» күләмле максатчан программа кабул ителде. Шуңа күрә 15 мартта традицион оештырылган чаралар иң югары дәрәҗәдә узачак. Бөтен җирдә кулланучылар өчен акцияләр, кизү торулар, консультацияләр, «Ачык ишекләр» көннәре оештырыла. Яшел Үзән муниципаль районда да бу дата уңаеннан төрле чаралар уза. Аларның бер өлеше булды да инде. Әйтик, 11 мартта шәһәр мәктәпләрендә кулланучылар белемен күтәрү дәресләре узды. 14 мартта «Яңа Тура» технополисында кулланучылар хокукына багышланган консультацияләр үткәрелде һәм иң яхшы сәүдә нокталарын ачыклау максатыннан халык арасында сораштыру оештырылды. Ә иртәгә «Табигать байлыклары» МУП территориясендә Васильево икмәк заводы һәм Р.Габдрахманов пекарнясы җитештергән продукцияне дегустацияләү була. Ул 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр бара.
Иртәгә шулай ук кулланучылар өчен 4-58-78 телефоны буенча «Кайнар линия» дә эшли. Үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә онытмагыз.
Ә.Асылгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев