Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирем белә...

Хезмәттәшемә гашыйк булдым. Әллә ни уйлый күрмәгез, арабызда берни дә юк, бары тик җиңелчә флирт кына. Иремне алдалап йөрмәс өчен, аңа барысын да сөйләдем. Хәзер ул миннән читләште. Аерылышу турында уйлыйдыр дип куркам. Тик минем гаиләмне саклап каласым килә!

Сез үз тормышыгызда буталгансыз. Бәлки сезгә нидер җитмәгәндер: хисләр шашкынлыгы, эмоцияләр, сөйгәнегез ягыннан мөнәсәбәтләр. Менә сез гаиләдәге бертөрлелекне җиңел интрига белән җанландырырга уйлагансыз.

Сезнең ялгышлык, барлык яктан да яхшылап уйламыйча хыянәтегез турында ирегезгә хәбәр итүдә. Хәзер үзегез уйлап карагыз: әйтүегезчә, әгәр дә чынлап та җиңел флирт кына булгач, гаебегез турында шунда ук ирегезгә җиткерү кирәк идеме икән? Бәлки хисләрегезне аңлап, алдан үзегез өчен нинди дә булса  карар кабул итсәгез яхшырак булыр иде: хезмәттәшегезне яратасызмы яки аның белән араларны бозып ирегез белән калыргамы.
Бу хәлгә ирегезнең реакциясе аңлашыла да. Физик хыянәт булмыйча, бары тик мавыгу гына булса да, ир-атка ул да ошамаска мөмкин. Шуңа күрә эмоцияләре өчен аны гаепләмәгез. Беренче чиратта, ни теләгәнегезне аңлагыз. Флиртның ялгышлык булып, гаиләгезне саклап каласыгыз киләме? Хезмәттәшегез белән барлык аралашуны өзегез, әгәр дә кирәк икән, башка эш табыгыз. Ирегезгә сүз белән дә, гамәлләрегез белән дә аның бердәнбер булуын исбатлагыз. Әгәр дә яратса ул сезне аңлар һәм кабул итәр. Шуны да исегездән чыгармагыз: хәзер ул сезнең һәр адымыгызны микроскоп аша үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X