Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җир – вируслар планетасы

Микробиологка 100 сорау.

Җавапны микробиолог, Эбола һәм СПИД буенча белгеч, Лондонның гигиена һәм тропик медицина мәктәбе директоры Питер Пиот бирә.

1.Нәрсә ул вирус?
Ул РНК яки ДНК генетик кодының тышкы аксым тышчасы белән капланган кечкенә кисәкчеге.
2. Вируслар ни дәрәҗәдә таралган?
Алар һәркайда бар. Әгәр барлык вирусларны тупласаң, аларның авыр лыгы дөньяда булган тере материя — үсемлекләр, хайваннар һәм бактерияләрнең барысын бергә алган массадан артып китәчәк. Кеше геномының 10%ы - вируслар ДНКсы. Җир, чыннан да, вируслар планетасы!
3. Ни өчен вирус таралуны туктатырга кыен?
Вирус кисәкчекләре гаять кечкенә. Кемдер йөткергәннән соң, һавада миллиардлаган вирус кисәкчәсе булырга мөмкин.
4. Алар ни дәрәҗәдә кечкенә?
Аларны стандарт микроскоп ярдәмендә дә күрмәссең. Яңа типтагы коронавирусның йөз миллион вирус кисәкчәсе булавка башына сыеп бетә ала.
5. Вирус ничек үрчи?
Алар тере күзәнәкләргә үтеп керер гә, башка күзәнәкләрне зарарларга омтыла.
6. Бу аларга ни өчен кирәк?
Бу аларның үрчү ысулы. Вируслар паразитлар кебек эш итә. Алар тере күзәнәкләрне яулап алып, яңа вируслар җитештерергә тотына. Күзәнәк эченә эләккән вирус үзенең йөзләгән күчермәсен барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, басып алынган күзәнәк үлә.
7. Яңа типтагы коронавирус йоктыру нәрсәне аңлата (SARS CoV2)?
Димәк, SARS CoV2 сезнең организмда үрчи башлаган.
8. SARS CoV2 һәм COVID 19 арасында аерма нәрсәдә?
SARS CoV2 – бу вирус, ә COVID 19 – вирус китереп чыгарган авыру.
9. Вируска тере күзәнәккә эләгү җиңелме?
Беренче чиратта, бу күзәнәкнең конкрет вирус өчен яраклы рецепторы булу-булмауга бәйле. Йозак скважинасы һәм ачкычны күз алдына китерегез. Булган скважинага һәр ачкыч та туры килми. Күпчелек вирусларны безнең иммун системасы юкка чыгара яки аларга яраклы рецепторлар булмаганга эчкә үтеп керә алмый. Шуңа күрә аларның 99%ы кеше өчен куркыныч түгел.
10. Вируслар ничә төрдә була һәм аларның күпмесе безнең өчен куркыныч?
Вирусларның миллион төренең берничә йөзе генә кеше өчен куркыныч. Яңа вируслар даими барлыкка килеп тора. Аларның күбесе зарарсыз.
11. Авыру йоктыру өчен уртача күпме вирус кисәкчәсе кирәк?
SARS CoV2гә күпме кирәген без әлегә белмибез. Әмма, гадәттә, бик аз кирәк.
12. SARS CoV2 кисәкчәсе нинди?
Аксым тышча белән капланган спагеттиның кечкенә генә җепселләреннән торган шарны хәтерләтә. Тышчасында кояш таҗына охшаш төрле якларга таралган чәнечкеләре дә бар. Бу гаилә вируслары барысы да бер-берсенә охшаш.
13. Коронавирусның күпмесе кешене зарарлый?
Кешедән кешегә күчә ала торган җиде коронавирус бар. Шуларның дүртесе җиңелчә салкын тию сәбәпчесе була, әмма калган өчесе кешелек өчен бик куркыныч, үлемгә китерергә мөмкин. Болар – атипик пневмония (SARS), Якын Көнчыгыш респиратор синдромы (MERS) һәм яңа типтагы коронавирус (SARS-CoV2).
14. Ни өчен ул «яңа типтагы коронавирус» дип атала?
Исеменнән күренгәнчә, бу вирус кеше өчен яңа, элек ул юк иде. Безнең иммун системасы ике миллион ел дәвамында үсеш алган. Тик бу вирус безнең организмга беркайчан да эләкмәгәнлектән, аңа иммунитет формалаштыру мөмкинлеге булмаган. Аңа иммунитет булмау, вирусның тиз таралуы һәм үлем очракларының чагыштырмача күп булуы – барыбызны да куркыта.
15. Безгә куркыныч тудырган яңа вируслар еш барлыкка киләме?
Сирәк. Мисал өчен ВИЧ, атипик пневмония, Якын Көнчыгыш респиратор синдромы кебек авырулар китереп чыгаручы вирусларны атарга була. Яңа вирус барлыкка килү, әгәр ул кешеләр арасында җиңел тарала торган һәм куркыныч булса, бу – бик зур проблема.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев