Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ир-атлыгын йодрык белән исбатлаган

Шушы көннәрдә генә шәһәр прокуратурасы  61 яшьлек яшел үзәнлене гаепләп, аның эшен судка җибәрде. Бу хакта безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Руслан Сафиуллин хәбәр итте. 

Яшел елан белән дус булган бу ир йодрыгын эшкә җигәргә бик яраткан. Аракы яхшылыкка илтми шул.  Ул үзенең фатирында таныш хатыны белән ачуланышып киткән. Бәхәс алар арасында кызганнан-кыза барган. Ир хатыннан көчлерәк булып чыккан. Ул йодрыгы белән хатынның башына берничә тапкыр суккан, күк­рәгенә дә яхшы гына эләккән. шулчак бәхәскә нокта куелган,  хатын тынсыз калган. Зыян күрүче аңына да килә алмыйча җан биргән. Ир бәлки аны үтерәм дип тә кыйнамагандыр, акылга гына утыртмакчы булгандыр. Әмма көчләр тигез булмаган. 
Судта ир гаебен таныган тануын.  Аны каты режимдагы төзәтү колониясенә 6 елга хөкем иткәннәр. Менә шул инде хисләреңне тыя белмәсәң. Ир кеше булдым дигәч тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X