Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ипотека субсидиясе - яңа торак өчен генә

Соңгы вакытта банктан ипотека алучы татарстанлылар санының кимүе турында шактый еш ишетергә туры килә.

Бу исә, үз чиратында, республиканың төзелеш тармагына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Хәер, күптән түгел җаваплы идарәчелек 2015 елда төзеләчәк торак күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланачак дип белдерде.


Әлбәттә, бу Татарстанга гына түгел, гомумән, Россиягә хас проблема. Шуңа күрә ил җитәкчелеге әлеге мәсьәләне хәл итү ысулларын эзләүгә аеруча зур игътибар итә. Шушы көннәрдә генә Россиянең Төзелеш министрлыгы ипотека кредитлары өлкәсен җайга салу буенча махсус проект әзерләде.

Субсидия ярдәмендә 400 миллиард сумлык кредит

Билгеле булганча, җитәкчелек халык өчен кредит ставкасын 13 процент дәрәҗәсендә сакларга ниятли. Бу максатны күздә тотып, аларның Россия бюджетыннан барлыгы 20 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирергә исәпләве турында бер тапкыр язып чыккан идек инде.

- Әлеге 20 миллиард сум акча банк ставкасын компенсацияләүгә тотылачак. Ягъни, әгәр дә кеше кредитны 18 процентлы ставка белән ала икән, дәүләт әлеге ставканың 5 процентын каплап барачак. Ә кеше исә 13 процент белән түли, - дип аңлаткан иде Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ул чагында.

Чыннан да, ставканың 13 проценттан артканын дәүләт каплап барачак. Россиянең Төзелеш министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге 20 миллиард сум акча халыкка якынча 400 миллиард сумлык кредитлар бирергә ярдәм итәчәк. Әгәр дә инде банк төп ставканы 9,5 процентка кадәр төшерә калса, субсидия түләү туктатылачак.

Торак бәясе 3 миллионнан арзанрак

Шунысы да бар, әлеге субсидияләргә беренчел торак сатып алырга теләүчеләр генә дәгъва итә алачак икән. Ипотека буенча беренче кертем исә 20 процент тәшкил итәргә тиеш. Өстәвенә, 13 процент ставкалы ипотека сату-алу турындагы килешүне 2015 елның 1 гыйнварыннан соң төзегән россиялеләргә генә бирәчәкләр. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсендәге фатирлар күп дигәндә 8 миллион сум торырга тиеш. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр исә, мәсәлән, татарстанлылар, әлеге төр субсидиягә лаек буласылары килсә, 3 миллион сумнан арзанрак торган фатир сайларга тиеш.

Өстәвенә, җитәкчелек халыкка ярдәм итүнең тагын бер ысулын куллана башларга әзерләнә. Ул ипотека алган, әмма кризис сәбәпле эштән чыгарылган яки кыска эш көненә күчерелгән гражданнарга ярдәм күрсәтүне күздә тота. Әлеге ярдәмнең гомуми күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итәр, дип уйланыла.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев