Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

iPad – Апаска «очса» да, Яшел Үзәнле дә буш кул белән калмады

Газетабызның алдагы саннарында язып үткән вакыйга - баш призы iPad булган лотерея билетларын уйнату булып узды.

2016 елның 12 февралендә «ТАТМЕДИА» АҖдә комиссия, чакырылган киң җәмәгатьчелек хәбәрләре вәкилләре һәм читтән күзәтүчеләр катнашында призлар уйнату булды. Ул - лототроннан, акциядә катнашучыларны теркәү номерлары язылган (1 дән алып 213кә кадәрге саннар) карточкаларны тартып чыгару юлы белән уздырылды. Уенның нәтиҗәләре буенча бер кеше - баш приз Аpple iPad Air 16 Gb лаек булды, 15 кеше - "Kukmara" маркалы савыт-саба отса, Nikon компактлы санлы фотоаппарат откан өч бәхетле арасында Яшел үзәнле Тимергалиев Рәмис тә бар. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз! Алдагы көннәрендә дә язмыш фортунасы аңа шулай ешрак елмайсын.
Солтан Исхаков фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев