Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интерьер өчен декоратив тәлинкә

Яшел Үзәндә яшәүче бер хатын-кыз Казандагы кибеттән яңа фатирын бизәр өчен декоратив тәлинкә сатып ала.

Әмма кайткач аның интерьер өчен яраксызлыгын ачыклый. Кибеттә башка төстәгесе булмагач товарны тапшырып, акчасын кире кайтаруны сорый. Әмма сатучы аны кире алудан баш тарта.

Сатып алучы үзенең хокукын белү өчен, консультация сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә. Анда аңа хокукын аңлатып бирәләр.
РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнвары карары белән расланган исемлеккә ярашлы рәвештә азык-төлек салына торган материаллардан ясалган яисә бер тапкыр кулланыла торган әйберләр генә кибеткә кире кайтарыла алмый. Ә бу очракта сатып алынган тәлинкә азык-төлек өчен каралмаган һәм, декоратив булганга күрә, расланган исемлеккә кертелмәгән. Шулай булгач, сатып алучы үз хокукыннан файдалана ала. Һәм сатып алучы шулай эшли дә, товарны тапшыра һәм акчасын кире кайтарып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев