Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һиндстанга сәяхәт кылган Яшел үзәнле эт тешләү нәтиҗәсендә “котыру” чиреннән вафат булган

Моннан 2-3 ел элек булган әлеге очракны "Котыру" чиренә мисал итеп "Татар-информ" МА уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина китерде.

Аның сүзләренчә, республикада хайваннар арасында әлеге авыру бермә-бер кими. Хайваннарның кешеләргә ташлану очраклары да кимеде, диде федераль хезмәт вәкиле. "Кыргый хайваннарга каршы прививкалар үз нәтиҗәләрен бирә. Хайваннар белән контактка кергән очракта да "котыру" чире белән авыру куркынычы кими", - дигән фикердә ул.
Әгәр дә этләр өере күрәсез икән, башкарма комитетка шалтыратып, бу хакта хәбәр итәргә кирәк, дип киңәш бирә Марина Патяшина. Алар исә, хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнүче оешмаларга мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләне хәл итәчәкләр.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев