Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Индива Мәскәүгә күченә?!

Җырчы Индива икенче югары белем алу нияте белән Мәскәүдәге Россия театр сәнгате институтының (ГИТИС) эстрада актеры факультетына укырга кергән.

Беренче югары белемне җырчы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында ТР халык артисты Венера Ганиева кафедрасында алган булган.

- Май аенда Мәскәүдә институтка керү турлары башланды. Барлыгы 300 кеше укырга теләк белдерде, шуның нибары 25е генә кабул ителде. Алар арасында мин дә бар! Башта читтән торып уку бүлегенә керергә теләдем. Әмма булачак остазыбыз Владимир Панков сәләтемне югары бәяләп, көндезге уку бүлегенә күчүемне сорады. Бу минем өчен зур дәрәҗә. Вадимир Панков - Россиянең танылган актерлары белән эшләгән шәхес, талантлы режиссер. Быел ул тәүге тапкыр укучыларга белем бирәчәк. Җыр, бию, актерлык осталыгын үз эченә алган SounDrama исемле яңа юнәлештә эшләячәкбез, Алла теләсә, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Индива.
Җырчы имтиханда һинд телендә җырлап бию башкарган. Ә актерлык осталыгы буенча куелган әсәрне исә ул ярты ел буе әзерләгән. "Татар кызы булуымны белгәч, татар телендә җырлавымны, сөйләшүемне сорадылар", - ди Индива. ГИТИСта уку 4 ел дәвам итәчәк. Аннан соң Индива күптәнге хыялы - режиссерлык серләрен тирәнтен өйрәнү өчен өстәмә 2 ел белем алырга тели.
- Көндезге уку бүлегендә укыгач, Мәскәүгә күченергә туры киләчәк. Әмма тамашачым берүк борчылмасын. Иҗат белән шөгыльләнүдән туктарга җыенмыйм. Мөмкинлек булган саен концертларда чыгыш ясарга кайтачакмын, Алла боерса, - дип белдерде Индива.
Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X